11 август 2026 материаллары
-
Интервью
Динә Закирова: «Хәзер скрипкада уйнарлык көйләр сирәк»
Скрипкада уйнаучылар күп, ләкин Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова барысыннан да аерылып тора. Аның кулында уен коралы тагын да ныграк моңлана кебек.
-
Яңалыклар
Татарстанда кайбер категория гражданнар ягулык салу станцияләренә чиратсыз керә ала
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ягулык салу станцияләренә чиратсыз керә ала. Бу хокук I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган. Ташламадан файдалану өчен ягулык салу станциясенә мөмкинлекләре чикле кеше үзе килергә тиеш. Шул ук вакытта машина белән кем идарә итүе мөһим түгел.
-
Җәмгыять
Владимир Якимов: «Татарстанда яшәүчеләрнең барысына да сыйфатлы эфир сигналы барып җитә»
Татарстанның Радио-телевидение тапшыру үзәге (РТПЦ) директоры Владимир ЯКИМОВ белән оешманың юбилее уңаеннан республикада радио һәм телевидение үсеше турында сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Төзегән белә: агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы?
1 сентябрьгә Татарстанда дүрт яңа мәктәп ачылачак. Төзүчеләр 30 август – Республика көненә дә бүләк әзерли: Казан аэропортының өченче терминалы сафка басачак. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бу елның беренче яртысына йомгак ясады. Агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы икәнен дә әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстан урманчылары илкүләм проект кысаларында салынкы каен орлыкларын җыюга кереште
Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре салынкы каен орлыкларын җыюга кереште. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән балаларны автобусларда төнлә йөртү аерым очракларда гына рөхсәт ителәчәк
2026 елның 1 сентябреннән балалар төркемнәрен автобуслар белән йөртүгә кагылышлы яңартылган кагыйдәләр үз көченә керә. Әйтик, балаларны төнлә йөртү бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары, депутат Каплан Панеш хәбәр итте, дип яза «NEWS.ru»га сылтама белән «Татар-информ».